Ришат Төхвәтуллинның симфоник оркестр катнашындагы концерты

Видео новости

26 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан һәм Башкортстан республикаларының Атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның, Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге София Гобәйдуллинаның заманча музыка Үзәгенең оркестры катнашында, концерты узды.

Ришат Тухватуллин эстрада җырчылары арасында беренче булып симфоник оркестр катнашында шундый концерт куйды. Билетлар концертка кадәр шактый алдан сатылып беткән. Тамашачылар арасында татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка шәһәрләре — Төмән, Ижау, Петербургтан да бар иде. Ришат концертта Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны да башкарды.

Без Ришатның концертында да, гримеркасында да булып кайттык. Күргәннәрне, ишеткәннәрне сезгә дә тәкъдим итәбез хәзер ☺️

baltasi.ru