25 ноябрьдә «Моң» театраль мәйданчыгында «Әңгәмә»(Диалог) спектакленең беренче куелышы узды. Нурбәк Батулла, иҗади коллективы белән берлектә, чираттагы эксперементаль спектален тәкъдим итте.
Спектакльнең төп максаты – узган гасырлар һәм хәзерге заман мәдәниятләре бәйләнешен ныгыту. Нигездә – аталар белән балалар мөнәсәбәте. «Моң» мәйданчыгына килеп, спектакльне дә сез дә күрегез.