Чыршы базарлары очен кем жавап бирер?

Видео новости

Яңа ел бәйрәмнәре узып бара, шуңа да күпләрне яңа ел чыршысын кая алып кую соравы борчый 🎄

Чыршы ясалма булган очракта бер хәл дә бит, чын чыршыны нишләтергә соң? Җәйгә кадәр дә саклап булмый.

Казанлылар өчен ылыслы гүзәлкәйне эшкәртүгә бирү мөмкинлеге булдырылды. Моның өчен чыршыны Гадел Кутуй урамы, 160 адресы буенча (Идел буе экология компаниясе янындагы контейнерга) яисә «Мега»га (Кышкы бульвар территориясендәге контейнерга) алып килеп була. Чыршыларны тәүлек әйләнәсе 31 гыйнварга кадәр кабул итәчәкләр🤗

baltasi.ru