Кариев театрында Премьера: «Йосыф» спектакле

Видео новости

15-16 нчы июнь көннәрендә Г.Кариев театры «Йосыф» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Ә кичә сәхнә әсәре журналистларга күрсәтелде.

Спектакльгә нигез итеп Болгар чоры шагыйре Кол Галинең XIII йөздә иҗат ителгән поэмасы алынган. Татар халкының танылган әсәренә музыкаль-пластик куелыш аша яңача караш ташларга чакыра Кариев театры.

Ә без премьерага әзерлекнең ничек узуын карап, артистларның хәл-кичерешләрен белешеп, баш режиссёр, хореограф, композитор белән фикерләшеп тә алдык. Барысы да — видеода! 😉

baltasi.ru