10 Республикакүләм ифтар

Видео новости

Быел иң көтеп алынган мәҗлесләрнең берсе — 10 нчы Республика ифтары Казан-Экспода очраклы гына үткәрелмәде. Халыкара күргәзмә үзәге барлык кунакларны да сыйдырды, юбилей уңаеннан, табынны1 10мең кешегә әзерләделәр.

Өстәл әзерләүдә генә дә йөзләгән волонтер эшләде, ифтарны оештыруда барлыгы биш йөздән артык кеше катнашты. Бу өстәлгә сатып алынган ризыклар да мулдан иде — 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәк-чәк, 600 кг печенье. Кызыклы яңалыкларны тагын да күбрәк беләсегез киләме? Безнең яңа чыгарылышта карагыз! ☺️

baltasi.ru