Яңа ел яллары шулай итеп узып та китте. Яңа көч белән яңа эшләр башкарыр вакыт җитте бит, җәмәгать?! Әйдәгез әле, тормышны матур гамәлләргә баетып, бар ямен күреп, рәхәт итеп яшик! Ә атнаны, гадәттәгечә, «яңалыклар түгел»дән башлыйк. Һәм иң шәп, иң текәсе — яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдиновның Туган көне бит бүген!! Аны чиксез хөрмәт итүебез һәм яратуыбызны белдереп, иң изге котлауларыбызны җиткерәбез 🙏🏼
Безнең чыгарылышта:
— Кыргыз артисты иректә
— Бразилиядә фаҗига
— Ралли «Дакарның» җиденче этабы тәмам
— Пособие — яңа туган балалар өчен генә
— Яңадан СССР төземәкчеләр?
— Йолдыз тууын күргәннәр