Камалда премьера. Альберт Шакировның «Сәфәр» пьесасы

Видео новости

Камаллылар традицияләренә тугры калалар — ел саен Марсель Сәлимҗановның туган көненә премьера куялар 🎭

Быелгы сезонның премьерасы — яшь драматург Альберт Шакиров һәм яшь режиссер Рамил Гәрәевның уртак эше, «Сәфәр» («Дорога») исемле моңсу комедия. Спектакльнең сәнгать җитәкчесе-Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Спектакльнең төп темасы — ике абый-эне арасындагы конфликт. Сәфәргали белән Муллагали арасында ызгышның сәбәбе-нәселләренең тамыры һәм килеп чыгуы темасы. Хәбәрчебез Роберт спектакльнең премьерасында булды һәм сезнең өчен бик кызыклы репортаж төшерде. Карыйк!

baltasi.ru