Авыл уртасында бабам истәлеге

Видео новости

Халык хәтере мәңгелек. Бигрәк тә кеше күңеле тормышта матур гамәлләр кылган, изге ниятле, бөек затларны онытмый. Шулай горурланып сөйләрлек, исеме тарихка мәңге уелып калырлык кешеләр арасында — Балтач районы Арбор авылында мулла булып торган Зыятдинов Мотыйгулла хәзрәт бар. Аның үлеменнән соң күп еллар узгач та, халык, үзләре өчен мәңге сынмас рухлы, якты ниятле, изге күңелле мулла исемен авылда салынган мәчеткә бирә.

Тапшыруыбыз, совет чорындагы репрессияләр һәм эзәрлекләүләргә бирешмичә, уй-ниятләрендә нык булган, үзеннән соң матур хәтирәләр калдырган Мотыйгулла хәзрәт турында. Авыл халкының аның турындагы матур хәтирәләрне онытмыйча, күңелләрендә саклавы — хәзрәтнең батырлыгы һәм изгелегенә зур дәлил.

baltasi.ru