Рөстәм Вәлиев истәлегенә багышланган баянчылар концерты

Видео новости

Кабан күле яр буе мәйданында 17 августта «Джем баянистов» узды. Чара Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы һәм гармунчы-оста Рөстәм Вәлиев истәлегенә багышлана 🙌🏻

Рөстәм Вәлиев музыкант карьерасын 1984 елда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә ТР һәм РФ халык артисты Илһам Шакировның концерт төркеменә килгәч башлый. Вакытлар узу белән баянчы республиканың виртуоз музыкантлары арасында лидерлыкка чыга,ә аның даны Татарстаннан читтә дә тарала.

Ул халык композицияләрен дә, дөнья классикасын да уйнады. Музыкант хәтта «Минута славы» тамашасында да катнашты. Быел ул үзенең юбилеен — 60 яшьлеген билгеләп үтәр иде.

baltasi.ru