Авыл тормышы: Игенчеләр

Видео новости

«Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә», — дип җырлый татар халкы.

Татарстан кырларында урып-җыю эшләре тәмамланып килә. Бер айдан артык таң атканнан кояш батканчыга кадәр уңыш җыю белән “яшәгән” игенчеләрнең дә иркенләп сулыш алыр вакытлары җитә.

Балтач районы Тимирязев исемендәге хуҗалыкта игенчеләрне хөрмәтләп, аларның авыр эш көнен ямьләндереп җибәрү өчен, кыр уртасында кечкенә генә «концерт»та оештыралар хәтта. Алар янында без дә булып кайттык. Ә тагын, комбайнга утырып, игенчене җырлатып, үзебез дә иген суктык.

Хуҗалыкның баш агрономы белән сөйләшеп, үзебездә концерт карап кайттык. Һәм хәзер Балтач кырларында төшерелгән репортажны сезгә дә тәкъдим итәрбез.

baltasi.ru