Федераль Сабантуй бәйрәме

Видео новости

2021 елның 2-3 июлендә Татарстанның Мөслим районында XI Россиякүләм авыл Сабан туе узды. Чара Дөньякүләм татарлар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы ярдәме белән үтте.

Россиякүләм Сабан туена махсус Мөслим районы администрациясе Ык елгасы ярында 276 га мәйданда өр-яңа мәйданчык оештырды. Нәкъ менә бирегә Россия һәм башка төбәкләрдән татарлар җыелды!

Сабан туеның яме — ТР президенты Рөстәм Нургалиевич Минниханов исеменнән бүләкләргә ат чабышы булды. Карыйбыз, дуслар!

baltasi.ru