«Ярдәм» мәчетендә журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗелесе

Видео новости

Журналистлар өчен ифтар үткәрү — «Ярдәм» мәчетенең күптәнге матур гадәте. Узган елда гына, чикләү чаралары кертелү сәбәпле, чара үткәрелми калды. Быел журналистлар өчен ифтар «Ярдәм» ислам хәйрия фондына нигез салынуга 14 ел тулуга багышланды.

Авыз ачуга килгән журналистларның күбесе — күптәннән ураза тотучы мөселманнар, шуңа да ифтар алдыннан алар ахшам намазы укыды.

Соңыннан, табын артына җыелышкач, кичәне Гамил Нур алып барды. Нәкъ менә ул Татарстанда беренчеләрдән булып хәләл һәм алкогольсез мәҗлесләр алып бара башлавы белән билгеле 🙏🏻

baltasi.ru