Авылның киләчәге бармы?

Видео новости

Без Tatarstan.News порталының кыска документаль фильмнары циклын дәвам итәбез.

«Авыл» — һәркем өчен үзенчә әһәмиятле сүз. Кемдер үзенең балачагын һәм әбисе белән үткәргән җәйне искә төшерә, кемгәдер бу еракта калган һәм инде онытылган, реаль булмаган нәрсә, кемдер аның белән берничек тә бәйләнмәгән һәм күрмәгәнен дә, ә без 2020 ел авылының ниндилеге турында сөйләргә карар кылдык.

Башта фильмны авыл тормышы турында хикәяләү кебек кенә уйлаган идек, тик монтажлагач, гадәти тасвирлау видеосына караганда тирәнрәк һәм нечкәрәк нәрсә эшли алганыбызны аңладык. Авылның язмышы, авыл хуҗалыгы һәм бүгенге Россиядә авылның тормыш рәвеше турында без Башкортстанның Бакалы районы Катай авылы халкы белән фикер алыштык. Һәм, әлбәттә, төп сорауга җавап табарга тырыштык: «Авылның киләчәге бармы?»

baltasi.ru