Икмәк: бер кирпеч ипидән заводка кадәр

Видео новости

Бизнес алып бару — җиңел эш түгел. Авырлыкларга бирешмичә, эшләрен дәвам иттереп, уңышка ирешеп, шул яулаган үрне күп еллар дәвамында биләп торганнар гына үзләрен чын мәгънәсендә эшмәкәр дип атый ала. Татарстанда да үз көчләре белән башлаган эшне куәтле, гаилә белән алып барыла торган масштаблы бизнеска кадәр җиткергән эшкуарлар бар.
Тапшыруның төп геройлары — «Рамазан икмәге» икмәк пешерү заводына нигез салучы һәм җитәкче Рамазан Юнысов һәм аның уллары — Илнур һәм Илшат Юнысовлар.

P.S.: Тапшыру коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән карантин вакытында төшерелде.

baltasi.ru