Әфганчыларга машина бирелә?

В Балтаси

Иртәгә – 15 февраль көнне Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылганына 31 ел була.

Әлеге дата уңаеннан, районыбызда хәтер митингы узачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 13 февральдә узган брифингта: “Казан Кремлендә әфганчыларны тантаналы кабул итү була, аларга дәүләт бүләкләре тапшырыла. Әфганчыларның төрле категориядәге инвалидларына Президент автомобиль ачкычлары да бүләк итә. Әлеге автомобильләр инвалидлар өчен яраклаштырылган”, дигән иде.

Татарстанда бүгенге көндә 9,5 мең әфганчы исәпләнә, Балтач районы буенча исә аларның саны 111.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru