Балтач өлкәннәре компьютерга өйрәнәчәк

В Балтаси

Укулар Балтач гимназиясендә  атнага бер тапкыр, сишәмбе көнне сәгать 14.00 үткәрелә

Әлеге курсларны Россия Пенсия фондының район бүлеге белән бергә РФ Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе оештыра. «Өченче буын университеты» проекты кысаларында соңгы биш ел дәвамында гына да районның берничә йөз пенсионеры компьютер серләренә төшенгән. Укыту түләүсез оештырыла. Дәресләрне мәктәпләрнең информатика укытучылары алып бара. Алар өлкәннәрне компьютер нигезләренә, текст җыярга, электрон почта, скайп, социаль челтәр белән эш итәргә өйрәтәләр.

«Хәзерге пенсионерлар күп белергә тели, миннән булмый инде, картайдым»,- дип әйтмиләр. -Монысы бик куанычлы, үзләре теләп йөрүчеләр тиз дә өйрәнәләр, өйләренә компьютер да алып куялар,- диләр район пенсия фонды идарәсендә

Укулар Балтач гимназиясендә  атнага бер тапкыр, сишәмбе көнне сәгать 14.00 үткәрелә. Теләге булучылар 2-53-79,2-51-57 номерлы телефоннар буенча белешә алалар.

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru