
Аллаһ сакласын!..
Чаллыда бүген яшүсмер бала батып үлгән. Камадан 16 яшьлек малайның гәүдәсен коткаручылар табып чыгарган. Бу хакта Казан басмалары язып чыкты.
«Матбугат.ру»га билгеле булганча, Чаллы прокуратурасы балигъ булмаганның үлеме факты буенча тикшерү оештырган.
Һәлак булган бала туп артыннан йөзеп килмәкче булган. Күздән югалган баланы көне буе эзләп, кичке якка ярдан 30 метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектә тапканнар.
Аллаһ сакласын!..
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru