Иван чәй әзерлибез

В Балтаси

Ел да киптерәм төрле рецепт буенча. Шушысыннан да шәбе юк!!

Иван чәйнең яфракларывн җыябыз, җәеп салып әзрәк шиңдерәбез (киптермибез). Өч литрлы банкага тыгыз итеп тутырабыз (банкадан да әйбәт савыт юк),
36 сәгать буе шушы банкаларда өй һавасында (минеке верандада инде) «ферментация» үтә. Шушы «закваска»ны тазикта юеше кимегәнче кул белән (кер юган сыман) уабыз һәм чиста (әзрәк юеш) чүпрәк белән каплап, шул тазикта 5-6 сәгать саклыйбыз. Соңыннан духовкада акрын утта, бераз ишеген ачып киптерәбез.
Мясорубкадан чыгарып, гранулированный чәй ясарга мөмкин.

Автор: Зилә Идрисова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru