Мәчет яны лагерьлары

В Балтаси

Салавыч мәчете янында ике микроавтобус тулы балалар күргәч, каян килделәр икән дип уйлап өлгермәдем, Балтач «Ислам нуры» мәчете мөгаллимәсе Рәйсә ханым Зарипова үзе эндәште.

– «Ислам нуры» мәчете янындагы лагерьга йөрүче балалар белән экскурсиягә чыктык әле, – диде ул. – Алтмыштан артык бала йөри, район хакимияте ел да шушылай берничә автобус бирә, районның төрле урыннарына сәяхәткә чыгабыз. Бөтенебез бергә уңайсыз булыр дип, ике төркемгә бүлендек. Без менә Салавычтагы заманча пекарня белән таныштык, мәчеткә кереп, намаз укыдык. Әле күбебез капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән бу мәчеттә беренче тапкыр булды, барыбызга да бик ошады. Җирле үзидарә рәисе Рәсим Латыйпов каршы алып, шушы авыл белән таныштырды. Икенче төркем Яңгулдагы «Ива мебель» ширкәтенә китте…

Бу чорда райондагы күпчелек мәчетләрдә лагерьлар оештырылган. Балалар бик теләп йөри диделәр.

Гөлсинә Яруллина

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru