Блогер Альбина Фазлыева сөенече белән уртаклашты

В Балтаси

Татарстанның баш казые килене, үзенең милли күлмәкләр брендын булдырган танылган блогер Альбина Фазлыева дүртенче сабыен көтә. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә үзе хәбәр итә.

— Бүген көнозын күлмәкләр киеп видеолар төшердек. Бәби көтү шәхси эш булса да, әйтми кала алмадым. Күлмәкләр матур күренсен диеп суламыйча да фотога төштем. Күпләр сизенгән иде инде. Социаль челтәрләрдән югалып торуымның сәбәбе шушы инде,- ди Альбина Фазлыева.
Исегезгә төшерәбез, Альбина ире Алмаз белән бер кыз, ике ул үстерәләр. Туачак сабыйның төгәл саны сау-сәламәт булсын.

Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru