Яшелчә, җиләк-җимеш утыртканда ай календарена игътибар итү дин ягыннан гөнаһмы?

В Балтаси

Яшелчә, җиләк-җимеш утырта башласаң, ай календарена игътибар итәргә кушалар. Кайсыдыр көнне утыртырга ярый, кайсыдыр көннәрдә ярамый. Минемчә, Аллаһы Тәгалә кайсы көнне чәчсәң, утыртсаң да, сиңа насыйбын үзе бирә. Шул ук вакытта икеләнеп тә куясың. Бу мәсьәләгә ислам дине карашын беләсе килә иде.

Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

–Динебездә йолдызларга, гороскоп, астрология фаразларына ышану тыелган. Алар барысы да ширек гамәлләреннән һәм зур гөнаһ булып саналалар. Ә ай календарена килгәндә, айның үскән, зурайган вакытында үсемлекләрнең үсешенә, шулай ук диңгездә су күтәрелеше һәм чигенеш хәленә йогынты ясавы гыйльми яктан расланган. Бакчачыларның ай календаре да шуңа нигезләнеп төзелә. Әлбәттә, аны куллануда, гыйльми яктан булу нәтиҗәсендә, шәригатькә хилафлык булмас.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru