Бәрәӊгене халык электән «икенче икмәк» дип, олылаган, җырларда җырлаган, аӊа багышлап шигырьләр, хикәяләр язган. Әмма соӊгы елларда аӊа булган кадер-хөрмәт нигәдер кимеде.
Шәхси бакчаларда бәрәӊге утырту мәйданнары күзгә күренеп кимеде, ә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә икенче икмәктән бөтенләй баш тарттылар. Бүгенге көндә районыбызда бары тик “Татарстан” һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрдә генә бәрәңге игелә.
Белгеч киңәшләре:
– Орлык бәрәңгесен ел саен 2-3 чиләк алыштырып торсаң яхшы.
– Бер бакчага берничә төрле сорт утыртсагыз, аларны бергә кушмагыз, кишәрлекләрне аерып куегыз.
– Ял иткән җирдә уңыш мулдан була.
– Идеаль бәрәңгенең 4-5 күзәнәге булырга тиеш.
– Туфрак 8 градус җылынып беткәч кенә икенче икмәкне утыртырга мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru