Бүген Яңгул авылында яшәүче Нәфисә Закирова күркәм юбилеен каршылады (фоторепортаж)

В Балтаси

Яңгулда гомер итүче тыл ветераны Нәфисә Закирова олуг юбилеен якыннары кадер-хөрмәтендә каршы алуы белән бик бәхетле

Нәфисә апан тормыш иптәше Искәндәр белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерә, кызганыч, биш ел элек гаилә башлыгы мәрхүм булган. Юбиляр төпчек баласы,  улы Илдар, килене Дидария гаиләсе белән яши. Пыжмарада яшәүче олы кызы Фирдәүсә, Яңгулда яшәүче Мәдинә гаиләләре төп нигездә көтеп алынган кунак.

– Балаларым бик булган. әни җанлы, улым колхозның алдынгы шоферы, киленем Дидария социаль хезмәткәр булып эшли. Кызларым икесе дә балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыкты. Бүген җиде оныгым, тугыз оныкчыгым бар. Мин бик бай кеше, – ди юбиляр.

Нәфисә апа гомере буе колхозда эшләгән кеше. Сугыштан соңгы елларда хәтта тракторда да эшләргә туры килә аңа. “Нинди эшкә кушсалар да, каршы килмәдек, эшләп яшәдек. Бик авыр еллар булды. Аллаһыга шөкер, бүген исә шуның әҗер-савабын күреп, муллыкта яшибез”, ди ветеран.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru