Тозлы суның файдасы

В Балтаси

Бу язмада сүз аз гына тоз салынган суның дәва үзлекләре турында барыр. Әлеге ысулның энтузиасты — табиб Ферейдон Батмангхелидж.

Бүген бу табиб үз илендә генә түгел, ә бәлки бөтен дөньяда киң билгеле, чөнки үз тәҗрибәсе белән ул тозлы су ярдәмендә бик җитди чирләрне дәвалап булу мөмкинлеген раслаган. Тозлы су ярдәмендә ул дәвалаган чирләрнең исемлеге шаккатыра: астма, симезлек, депрессия, хәлсезлек, аллергия һәм… онкологик авырулар.

Халык медицинасына багышланган язмаларда тозлы су (хәтта тозлык) ярдәмендә чирдән котылу очраклары турындагы мисаллар бик күп. Мәсәлән, корсак һәм кендек рагыннан интегүче берәүнең помидор тозлыгы ярдәмендә әлеге чирдән котылу мисалы. Гел урын өстендә яткан бу кешенең кинәт кенә помидор тозлыгы эчәсе килә башлый һәм ул аны берьюлы 1 литр эчеп тә бетерә. Шуннан соң нык кызыша башлый, корсакта “буран уйный”, авырта, әмма ләкин бераздан бу хәлләр туктый, ул шунда ук аягына баса, нормаль дип әйтерлек хәлгә килә. Соңыннан бу кеше гел ачы ризык кына ашый башлый.

Суның дәвалау көчен бары тик аны бераз тозландырып кына көчәйтергә мөмкин. Тозламасаң, ул организмнан бик тиз юылып чыга, су таләп ителгән әгъзаларга барып җитә алмый. Тозсыз суны күп эчәргә була, ләкин аның файдасы юк дип әйтергә мөмкин.
Көн саен эчә торган һәр стакан суга кечкенә генә чеметем тоз өстәргә тиешбез (яки су эчкәннән соң тоз кабып куярга). Ә бер көн эчендә суны түбәндәгечә эчәргә кирәк: иртән йокыдан уянгач та ашарга 30 минут кала — 1 стакан; 2,5 сәгатьтән соң әбәткә 30 минут кала — тагын 1 стакан; ашаганнан соң 2,5 сәгать узгач — 1 стакан. Әгәр дә бик күп ашагансыз икән, 1 генә стакан түгел, ә бәлки 1,5-2 стакан эчәргә. Баштагы көннәрдә бөергә һәм йөрәккә авырлык килмәсен өчен, организмны суга ияләндерү мөһим. Шуңа күрә әлеге норманың яртысын гына куллану шарт. Кайнамаган чишмә суы (яки фильтрланган су) эчәргә кирәк.

Гадәттә, бер көндә су белән 3-5 грамм (1/2-2/3 бал кашыгы) тоз куллану зарур. Ләкин онкология чире белән авыручы кайберәүләр, авыртуларын киметү өчен, тозны көнгә 1 бал кашыгы да кулланалар. Онкология нәтиҗәсендә авыртулар тойганда, тозлы су гына түгел, ә бәлки су эчкәннән соң, өстәмә рәвештә тел өстенә тагын бер чеметем тоз салырга да тәкъдим ителә.

Гадәти аш тозы урынына арчылмаган диңгез тозы яки таш тоз кулланырга кирәк. Чөнки аш тозында тормыш өчен мөһим минераллар юк.

Тозлы су эчүнең файдасын арттыру өчен, халык медицинасы табиблары кальцийлы су, ионлашкан көмеш суы, спиртлы кара чикләвек төнәтмәсе эчәргә киңәш итәләр.

Кайбер очракларда, тозлы суны озак вакыт эчү авыртуны баса алмый, ә шеш әкренләп үсүен дәвам итә. Бу – шешнең үзенчәлекләре белән бәйле. Бу очракта 1-3 ай тозлы су эчкәннән соң, сода эчеп карарга яки тоз кабул итүне туктатырга кирәк. Әгәр дә авырту һаман интектерә икән, углекислый чәй содасы эчеп карагыз (су яки кефир белән 1/4-1/2, хәтта 1 бал кашыгы да рөхсәт ителә). Кечкенә йотымнар белән эчәргә. Бу – канда углекислый газның күләмен физиологик нормага җиткерә һәм шуның нәтиҗәсендә кандагы кислородның күзәнәкләргә күчүе яхшыра, шешнең токсиннары әйбәтрәк зарарсызландырыла.

Тозлы суның файдасын арттыру өчен калийлы сыеклыклар эчү яхшы. Тозландырган суны 3-4 көн эчкәннән соң, параллель рәвештә 3 көн буе калийлы эчемлекләр, мәсәлән, әфлисун яки грейпфрут согы (кибетнеке ярамый), я булмаса суган кабыгы пешергән су, яки кабыклы суган шулпасы эчәргә кирәк. Бу көннәрдә шулай ук болар белән рәттән чөгендер согы эчү дә файдалы.

Тозлы су эчәргә ярамаган очраклар: бөер җитешсезлеге, йөрәк яки йөрәк-үпкә җитешсезлеге, шешенкелек (отек), уремия, тын кысылу. Бу очракларда тозлы су урынына ультратөче су эчәргә була, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Автор: Фануз Хабибуллин

 Фото: pixabay.com

 Чыганак: “Кызыл таң”

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru