Алмаз Хисаметдинов олы бүләккә лаек булды

В Балтаси

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллегиясе утырышында якташыбызга мәртәбәле бүләк тапшырылды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Бүләкне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов тапшырды.

Алан авылында туып үскән Алмаз Гаптрәүф улын әлеге лаеклы бүләк белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Алга таба да эшендә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru