Куыктагы миллиардлар. Финанс базарында шау-шу нидән чыга?

В Балтаси

Бу юлларны автор чәршәмбе иртәсендә таң атып барган бер мәлдә яза. Тема инде сишәмбе кичендә үк нияткә әйләнгән иде, чөнки атна башында кузгалган биржа давылы сишәмбе көнне чын паникага әйләнде. Вакыйгаларның кайнар эзеннән барып, аларга бәя бирү безнең эш бит инде.

Сишәмбе кичендә исә финанс һәм чимал базарларында хәлләр менә болайрак куерды: нефтькә бәя 2014 елдан соң беренче тапкыр 87,91 долларга кадәр үсте, Россиянең фонд биржаларында бөек түнтәрелеш барды, долларның курсы 76 сум 94 тиен тәшкил итте. Икътисад белән аз гына таныш кеше чамалый ала: бу саннар мантыйкка ярашлы түгел, чөнки «кара алтын» кыйммәтләнгәндә, рус сумы һәрвакытта да ныгый иде. Ул ныгырга тиеш, чөнки экспортның төп товары кыйммәтләнеп, зур табышлар керә башлагач, башкача була алмый. Экспортлаучылар кисәк артып киткән валюта табышын сатып акча эшлиләр. Кичә сишәмбе көнне алар, чынлап та, күпләп нефть долларларын һәм чимал сатудан килгән башка табышны базарга чыгарды. Моны теләп эшләмәделәр, Хөкүмәт чиновникларының басымы астында бөгелергә туры килде. Федераль түрәләр экспортлаучыларны шуңа мәҗбүр итмәсә, без долларның 80 сумнан да артыграк сикерүен күрер идек. Долларның 77 сумга якын биеклектә ныгуы да безнең, аз акчалы халыкның, кесәсенә каты суга, чөнки куллану товарларының күпчелеге – импорт аша керә, шулай булгач, бәяләр үсәчәк. Бәяләр аннан башка да үсә бит инде.

Әйдәгез, хәзер фонд биржасына әйләнеп кайтыйк. Ул биржаның зур спекуляция урыны икәнен һәм анда чын байлык түгел, ә куыклар кабаруы нәтиҗәсендә виртуаль байлыклар гына тудырылуын без гел язып килдек. Куыкка иң нәзек очлы инә белән төртсәң дә, ул нишли? Шарт итә. …Һәм аннан бернәрсә дә калмый. Үткән атнада һәм кичә куыкка инәне тидермәделәр, якын гына китерделәр. Менә шул якынаю РТС индексларын 7,29 процентка түбәнәйтеп, кыйммәтле кәгазьләргә акчасын тыккан спекулянтлар зур суммада акча югалтты. ММВБның түбәнәюе 6,5 процентны тәшкил итте. Биржа индексларының түбәнгә очуы үткән атнадан ук бара инде, шуңа күрә гомуми югалтулар 2009 елгы кризистагы кебек үк рекордлы булды. Түбәнәю тукталса да, гыйнвар ае Россия өчен рекордлы финанс түнтәрелеше булып тарихка кереп калачак. Әмма дә ләкин биржа мәтәлчеген туктар дип әйтеп булмый әле.

Финанслардан ерак булган күпчелек халыкка без югарыда язган саннар берни дә сөйләми, билгеле. Шуңа күрә аларны аңлаешлырак саннарга күчерәбез. Сишәмбе сәүдәсендә Россиянең иң эре биш компаниясе 2,3 триллион сум акча югалтты. Саклык банкы акцияләре 10 процентка арзанайды, бер көн эчендә югалту 541 миллиард сумга, ә ел башыннан 1,134 триллион сумга җитте. Бу саннарны бераз күз алдына китерә аласыздыр инде. Кыен булса, кулыгызга калькулятор алыгыз да югалту саннарын үзегезнең еллык керемегезгә бүлеп карагыз. Сезнең кебек ничә кешенең еллык акчасы төтенгә әйләнүен шуннан күрерсез.

«Газпром» сишәмбе сәүдәсендә – 675 миллиард, ә ел башыннан 903 миллиард сум югалтты. Башка саннарны китереп тормыйм. Кызыгы шунда: нефть компанияләре дә табышларын фонд биржасында җилгәрә. Инвесторлар биржа спекуляциясендә үткән ел эшләгән барлык табышларыннан колак какты дигән хәбәр килде минем телефонга. Шулай да бер санны әйтергә кирәк икән әле. Хөкүмәт авызын бик нык бәйләп тоткан Милли байлык фонды дигән «капчык»тан биржа спекуляциясе 750 миллиард сум акчаны суыртып-йолкып алган. Менә бит табигый казылма байлыкларга салынган салымны, башка ясакларны кыйммәтле кәгазьләргә тыгып, түрәләр күпме акчаны биржа паникасында кризис учагына аткан. Ул акчаны эчке базарда әйләнешкә кертеп зур табышлар алырга була иде. Әйтик, Владимир Путин эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләргә дип финанс блогына әмер биргәнгә февральдә нәкъ бер ел була. Хөкүмәт түрәләре акча тапмадылар ул әмерне үтәргә. Президентның юашлыгыннан, кичерүчән натура булуыннан усал файдаландылар. Ә акча «саран ике тапкыр түли» дигән принцип белән парга әйләнде дә бетте. Югыйсә 400 миллиард сум гына кирәк дигәннәр иде индексация өчен. Ул акча очын-очка ялгый алмыйча, пүчтәк кенә хезмәт хакына картлык көнендә эшләп йөрүчеләргә бирелсә, башта кибетләргә килеп кергән, аннан соң салым рәвешендә янә Хөкүмәт казанына әйләнеп кайткан булыр иде.

Бу капитал-акча мөнәсәбәтләре турында сөйләгәндә, тагын бер нәрсәне искә алмый булмый: саткан чимал бәясе буларак түләнгән доллар һәм евролар күп кенә очракларда илгә кайтып та тормыйлар, офшорлардагы банкларда утырып калалар. Моны бездә капитал качу дип атыйлар. 2021 елда Россиядән капитал рекордлы рәвештә качкан, сан 72 миллиард долларга җиткән. Капитал качу 2020 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр диярлек тизләнгән.

Ни өчен Россиянең финанс базарларында паника купты дигән соруга җавап бирик. Спекулянтлар мәет козгыннары кебек тоталар үзләрен, зур сугыш куба дип куркалар. Үз табышларын саклау өчен, кыйммәтле кәгазьләрне саталар да акчаны читкә чыгаралар. Россиянең көнбатыш чигендәге киеренкелек, дипломатларның үзара тел кылычын чәкештерүләре бик кыйммәткә төшә безгә. Сугыш ник кирәк һәм кемгә кирәк? Табибка, укытучыга, кырда иген игүчеләргә, сыер савучыларга, завод станогы янында басып торучыларга ул пычагыма да кирәкми. Без аны теләмибез, җаныбыз-тәнебез белән каршы киләбез. Табада майны зур сәясәтчеләр, олигархик капитал ияләре кыздыра. Табада май кыздырып караганыгыз бармы сезнең? Ялгыш кына бер тамчы су чәчрәсә, яисә кисәк берәр нәрсә килеп төшсә, майга ут каба. Түшәмгә кадәр җитә ялкыны. Берәр нәрсә томалап сүндереп калмасаң, бөтен өең белән янасың. Җир шарында вазгыять бүген менә шундый. Безнең кечкенә планетабызны ут өермәсе ялмап алырга мөмкин. Шуңа күрә бүген без икътисад түнтәрелеше турында сөйләшәбез икән, Бөтендөнья сугышы хакында сүз алып барабыз. Сугыш башларга бернинди дә сәбәп юк, сылтаулар гына бар.

Олигархик капиталга хезмәт итүче глобаль финанс системасы – процент табышына корылган бина үзенең чигенә килеп терәлде һәм җимерелү стадиясенә кереп бара. Компаниянең бөтен табышын урлап бетергәч, бухгалтерлар нишлиләр? Офиска ут үрләтәләр. Бөтен финанс документларын яндырып бетермичә, җаваплылыктан качып булмый чөнки. Бер кыска ялганыш җитә янгын чыксын өчен. Шуңа күрә дөньяның ике почмагында бик тырышып изоляцияне кырып, кыска ялганыш ясарга азапланалар планета «бухалтер»лары. Мондый тырышлыклар күптән бара инде, чөнки финанс системасы үзенең соңгы романсын җырларга әзерләнә. Сишәмбе көнне бит бер Россия биржалары гына түгел, АКШ финанс базары да түбәнәйде. Аларда салмаграк бара түбәнәю. Goldman Sachs каты түнде ләкин. Ул – Американың иң зур финанс институтларының берсе. Якындагы вакытта берничә илнең дефолты көтелә дигән хәбәр дә килде телефонга. Болар – аз капиталлы, кечкенә илләр. Исемлектә – Шри-Ланка, Гана, Тунис, Сальвадор. Әмма доминоның бер шакмагы җимерелү дә җитә.

Дөнья күләмендә бара торган дәһшәтле вакыйгаларга бу юлларның авторы башка күзлектән дә карый. Ул зур игътибар белән Евфрат елгасын, Тивериад күлен (Галилей диңгезен) күзәтә. Болар икесе дә – кибәргә тиешле сулыклар. 2021 ел декабрендә «Евроньюс» Евфрат елгасының кискен темплар белән саегуы һәм ул төбәктәге гуманитар катастрофа турында сюжет эшләде.  Тивериад күле исә 2018 еллар тирәсендә кибеп бетә язган иде инде. Гыйбриләр аңа Урта диңгез суын төчеләндереп куа башладылар һәм саклап калдылар. Беләсезме, безнең язмышта, бөтен кешелек тәкъдирендә бу ике сулыкның кибүе зур роль уйнаячак. Иң мөһиме шунда: Евфрат Тивериад күленнән алдарак кибәргә тиеш. Галилей диңгезнең кибүе планетаның бөтен почмакларында яшәүче гыйбриләр өчен катастрофа булачак, алар аны беләләр, шуңа күрә сулыкны сакларга тырышалар. Бөтен дөнья белән идарә итәргә омтылучы кара көч тә Тивериад күленең кибүен түземсезләнеп көтә. Сүз уңаеннан әйтеп китик: Трамп Техас штатындагы Далласта пастор Роберт Джеффресс исемендәге баптистлар чиркәвендә чыгыш ясаганда, ул кара көчне телгә алды.

Евфрат елгасының төбе ачылу Җир шары масштабындагы дәһшәтле вакыйгаларга старт бирәчәк. Россиянең көнбатыш чигендә кабынырга ихтимал булган зур сугыш ялкыны да шуңа бәйле. Соңгы атнада барган биржа түнтәрелеше дә шул вакыйгаларның алдан аваз бирүе ул. Шул сәбәпле бу юлларның авторы аны бүгенге темасы итеп алды да инде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru