Балтачта “Төнге чаңгы юллары” кабат старт алды
Балтачта матур гадәт буенча төрле хезмәт коллективлары, район җитәкчеләре, яшьләр, гаиләләр, ветераннарыбыз өчен дә һәр атнаның чәршәмбе көнендә кичке сәгатьләрдә ярышлар оештырылып килә.
“Төнге чаңгы юллары” быел да уңышлы гына үз эшен башлап җибәрде. Чарада катнашучы администрация хезмәткәрләре брумбол да уйнады. Алар барлыгы 4 командага бүленеп көч сынашты. Һәр команда да бик көчле иде. Уенны һәр катнашучы бирелеп уйнады. Ярышның кызуына чыдый алмыйча, уен барышында ике себерке сынды. Себеркене кибеттән алырга була! Әмма уендагы эмоцияләр, адреналин башка беракайда да юк!
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, Инстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Галерея
Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru