Татарстанда бер тәүлек эчендә 114 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

В Балтаси

Республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 44 072гә җитте.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 114 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 114 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 44 072гә җитте», – дип хәбәр итте ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары узган тәүлектә коронавирустан 97 кешенең терелүен әйтте.

Чыганак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru