Ялларда бураннар янә әйләнеп кайта

В Балтаси

Синоптиклар температура төнлә -11…-16 градус һәм көндез -8…-13 градус булачак дип фаразлый.

ТР Гидрометеорология үзәге ялларда бураннарның янә әйләнеп кайтачыгын, карлар явачагын фаразлый.

Иртәгә, ягъни 15 гыйнварда, республикада кар явачак, буран булуы көтелә. 18 метр тизлектә көчле җил исәчәк төнлә.

Якшәмбе көнне, тынычрак булыр, төбәгебез циклонның тыл өлешендә калачак дип фаразлый синоптиклар. Кайбер районнарда буран булу ихтималы да бар, кар явачак. Температурага килгәндә, сизелерлек үзгәрешләр юк, төнлә -11…-16 градус һәм көндез -8…-13 градус диелә метеорологлар хәбәрендә.

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru