Лимонлы су эчәсезме?

В Балтаси

Табиб аның кемнәр өчен зыянлы булуын аңлата.

Табиб-эндокринолог Екатерина Янг ашказаны суты кислотасы түбән булган кешеләргә лимонлы су эчәргә кирәклеге турында белдерә. Аның сүзләренә караганда, бер стакан җылы суга бер чәй калагы лимон суты салып, ашарга 20-30 минут кала эчәргә кирәк.

Белгеч, салкын яисә бозлы су эчәргә ярамый, дип ассызыклый. Шулай ук лимонлы суны гастрит, гастродуоденит, язва авыруы кискенләшү стадиясендә булган кешеләргә эчәргә ярамый. Моннан тыш, әче эчемлекләр тешләрнең эмален бозарга мөмкин, шуңа күрә аларны трубка аша эчәргә кирәк, дип киңәш итә Екатерина Янг.

“Лимон — иң гади, бюджетлы һәм киң таралган вариант. Аны лайм суты, яки грейпфрут белән алыштырырга була. Алма, кура җиләге яисә гранат серкәсе дә ярый (бер стакан суга бер-ике чәй калагы алына). Шулай ук сырганак, ак яисә кызыл карлыган, мүк җиләге, нарат җиләге кебек әче җиләкләр сутын да кулланырга мөмкин “, — дип аңлата эндокринолог.

Реклама

Тискәре йогынтысы булуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим.

Фото: pixabay.com/ru

Кызыл таң

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru