Алабугада ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкән, ике шофер да хастаханәдә

В Балтаси

Аларның икесе дә күкрәк читлеге авыртуга зарланган.

Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Алабуганың Чапаев урамындагы 49б номерлы йорт каршында булган. Шаһитлар әйтүенчә, биредә 99нчы модельле «Лада» һәм Deawoo автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

Реклама

«Ашыгыч ярдәм табиблары авария булган урыннан ике кешене – «Лада» шоферын һәм чит ил автомобиле белән идарә иткән хатын-кызны хастаханәгә алып китте. Аларның икесе дә күкрәк читлеге авыртуга зарланган», – дип искәртте шаһитлар.

Чыганак: ТИ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru