Узган тәүлектә Балтачта коронавирус йоктыруның 4 очрагы теркәлгән

В Балтаси

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 235 яңа очрагы расланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 235 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авырулар белән аралашканда эләктергән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«71 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 164е өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

235 очракның 107 се – Казанга, 34 е – Яшел Үзән районына, 25е Чаллыга туры килгән. Алар артыннан Чүпрәле (12), Биектау (9) районнары бара. Шулай ук Балык Бистәсе һәм Зәй районнарында бер көндә алтышар кеше чирләгән. Биш пациент Саба районы территориясендә, дүртәр пациент Апас, Арча, Әтнә, Балтач районнарында ачыкланган. Өчәр кеше инфекцияне Кукмара һәм Тәтеш районнарында, икешәр кеше Кама Тамагы һәм Тукай районнарында эләктергән. Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Нурлат һәм Ютазы районнарында берәр очрак расланган.

Реклама

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус йогышы» диагнозы 38 288 тапкыр куелган. 31 736 пациент, аларның 282се узган тәүлектә, инде терелгән.

Татарстанда беренче вакцинацияне 2 047 692 кеше узган, ике прививканы да 1 550 698 кеше ясаткан.

Чыганак: ТИ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru