Түнтәр укучылары "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенында җиңү яулаган

В Балтаси

«Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Мин татарча сөйләшәм» интеллектуаль уенының 3 нче зона этабын уздырды.

Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Уенда Түнтәр, Субаш, Урта Көшкәт мәктәбе яшүсмерләре катнашты. Уен 6 этапта узды.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын — «Сәйлән» командасы (Түнтәр)
2 урын — «Энҗе бөртекләре» командасы (Урта Көшкәт)
3 урын — «Йолдызлар» командасы (Субаш)

Реклама

“Командаларга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Уен бик күңелле узды!”, дип хәбәр итә “Факел”лылар.

Фото: Факел клубы архивыннан

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru