Чиләбе заводында эшләп, картлыгында кабат туган авылына кайтып төпләнгән Гарәфетдин Җиһаншинга — 90 яшь!

В Балтаси

Бөрбаш Сәрдегәне авылында туып, яшьлегендә Чиләбе заводында эшләп, биредә Әнисә апа белән тормыш корып, картлыгында кабат туган авылына кайтып төпләнгән Гарәфетдин Җиһаншинга 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов тарафыннан юбилярга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хаты, район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлавы һәм бүләге тапшырылды. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Рафил Галимуллин да котлап, изге теләкләрен ирештерде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru