Балтач шофёрларын тикшерү көтә. Кайчан?

В Балтаси

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора.

Күпме кисәтүгә дә карамастан, кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, куркынычсызлык каешын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арттыручылар гел күзәтелә. Юлны чыкканда кагыйдә бозучы жәяүлеләр дә гел очрап тора. Җәяүлеләр кичүендә дә зур игътибарлылык сорала. Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, куркынычсызлык каешын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләрне ачыклау, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән район территориясендә иртәгә, ягъни 26 ноябрь көнне махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак.

Реклама

Район ЮХИДИ бүлеге

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru