Сакчыл булу, акчаны тотына белү — үзе бер сәләт.
Акчаны сакчыл тотынырга өйрәнергә дә кирәк.
Мәсәлән, пакетлы чәйләрне куллану бик уңайлы булса да, ул отышлы түгел. Бөртекле чәйгә акча азрак китә.
Шулай ук ярма һәм тәм-томнарның үлчәп сатыла торганы арзанрак чыга. Кер юу порошогын да зур капларда сатып алыгыз: отышлы да, озакка да җитә.
Ярымфабрикат һәм консерваларга да акча күп тотынылуын истән чыгармагыз. Казылык урынына ит сатып алсагыз, күпкә отышлы булыр, дип яза Кызыл таң.