Татарстанда яшенле яңгыр һәм томан көтелә

В Балтаси

Яшенле яңгыр вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бүген, 23 августта, төнлә һәм көндез, Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Яшенле яңгыр вакытында көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, төнлә һәм иртән республикада томан төшүе көтелә.

Фото: архив ТИ

Реклама

baltasi.ru