Татарстанда электрон паспортлар рәсмиләштерелә башлаячаклар

В Балтаси

Татарстан Республикасы 2022 ел ахырына кадәр электрон паспортлар гамәлгә кертелә башлаячак Россиядәге өч сынау төбәгенең берсе булыр дип көтелә.

Бу хакта «Известия» телеканалы хәбәр итә.

Татарстаннан тыш, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе дә беренчеләрдән булып бу эшкә керешәчәк. Кәгазь документны электрон форматка алыштыру ирекле.

Яңа документ үзара бәйләнгән ике элементтан гыйбарәт булачак. Аның хуҗасы смарт-карта һәм QR-коды булган кушымта алачак.

Кичә РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев инде киләсе елда ук электрон паспортларның сынау рәвешендә гамәлгә кертелә башлаячагы хакында хәбәр иткән иде.

«Киләсе ел ахырына кадәр өч субъектта бер-берсе белән үзара бәйләнгән ике төрдәге яңа паспорт бирә башларбыз дип өметләнәм», — диде ул.

Шадаев сентябрь аенда Иннополиста «Яңа Белем» марафонында чыгыш ясаганда электрон паспортлар гамәлгә керткән вакытта Татарстанның сынау мәйданчыгы сыйфатында кулланылу мөмкинлеге хакында белдергән иде.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru