Район Советында ниләр хакында сөйләштеләр? (+фото)

В Балтаси

Бүген район Советының зур утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булып узды.

Көн тәртибендәге биш мәсьәлә каралды. Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Комиссия утырышында катнашучылар коррупциягә каршы эштәге билгеләнгән җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрергә, коррупцияне барлыкка китерә торган сәбәпләрне бетерү һәм аның чагылышына ярдәм итә торган шартларга каршы көрәшне ныгытырга кирәк дигән карарга килделәр.

Фото: баш мөхәррир

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru