Кәрт уены вакытында чыккан низаг коточкыч җинаятькә китергән.
Видео кадрларыннан күренүенчә, урамда өстәл артында кымшанмыйча да бер ир утыра. Ул исерек.
Бераз бәхәсләшкәннән соң, аңа икенчесе канистрдан бензин сибә. Аннары читкәрәк китә дә шырпы кабызып ыргыта. Тегесе гөлт итеп кабына…
Ул үзен коткарырга тырышмый да. Ирнең тәненең 90 проценты пешкән. Ул 1961 елгы кеше булып чыккан.
Ут төртүчене эзлиләр.
Бу хәл Мәскәүдә булган, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru