Нишләттең син безне, ковид? Авылның өрлектәй дүрт ир-аты бер-бер артлы бакыйлыкка күчте…

В Балтаси

Шушма елгасы һәм бер болын гына аерып торган күрше Салавычта бик яхшы белгән, аралашып-сөйләшеп йөргән өрлектәй дүрт ир-ат бер-бер артлы бакыйлыкка күчте.

Бу көннәрдә күп уйланам. Ковид чире якынайган, кыршау кысыла барган теге җәйдә шулай булган иде инде. Ул чакта безне нибары Шушма елгасы һәм бер болын гына аерып торган күрше Салавычта бик яхшы белгән, аралашып-сөйләшеп йөргән өрлектәй дүрт ир-ат бер-бер артлы бакыйлыкка күчте.

Аннан күрше авылдан, үзебездән киттеләр… Янәшәдә генә йөргән  кешеләр авырды… Өйдә олы яшьтәге, авыру кеше булганлыктан, бу чир чыкканнан бирле – үткән елның апреленнән битлекне салмасам, үземчә саклык чаралары күрсәм дә, бу чир якынайганнан-якыная барган көннәрдә ул чакта да бирешкән идем. «Ковид белән авырмадыңмы?» – дип сораучыларга мин ул чакта: «Психологик яктан берничә тапкыр авырдым», – дип җавап бирдем. Чыны шулай.

Районда беренче авыручы табылгач, беренче шок булган иде. Әмма ул тиз үтте, чөнки авыру барлыкка бөтенләй ышанмадык, авылга килеп җитәр дип уйламадык та. Тик тора-бара ышандырды.

Бүген инде күпләр бу авыруның ниндилеген беләбез, ияләштек, курыкмыйбыз дип сөйләсә дә, фактлар уйландыра шул. Өстәвенә мәгълүмат кырында дөрес булмаган хәбәрләр, теория, фараз, дәвалар бик күп һәм алар психологик басымны арттыра гына. Бүген инде бөтен чирнең билгеләрен ковидныкына күчереп бетерделәр бугай. Үземнең дә соңгы араларда арка-муен өлешендәге проблемалар яңарды. Вакытында тиешле дәва алмаганга,  сакланмаганга үзем гаепле. Ул авыртулар көчәеп алганда, сызланулар гына артып калмый, баш әйләнү дә көчәя. Ничектер гәүдә агылган кебек була. Мең дә бер сынаган. Әле тагын елның шушы чоры җитсә, берничә ел инде бер колагым сызлап интектерә. Бер көн интернетка кереп, боларга яңарак берәр дәва чыкмаганмы икән дип карасам, аптырап киттем: баксаң, хәзер болар барысы да ковид белән авыру билгесе икән! Гомер буе сызлаган колак һәм әйләнгән баш булмаса, һичшиксез, үзеңә шушы диагнозны куясың. Әле авыруга да әйләнәсең.

Бер танышыма шулай дип әйткән идем, көлеп җибәрде: «Укытучы булып эшләүче яшь танышымның шушы көннәрдә тавышы бетте. Ул да нәкъ синең кебек, интернетка кереп, сәбәпләрен белешмәкче булган. Тавыш бетү ковид белән авырганыңны, төгәлрәге, авырып терелгәнеңне күрсәтүче билге икән дип шаккатып сөйли. Әй, мин әйтәм, кайгырма, укытучыларның һөнәри авыруы инде ул. Мин белә-белгәннән елга ике тапкыр: язын һәм көзен тавышсыз калган укытучылар буа буарлык, дидем».

Бу мәгълүматларны бит үзләрен профессор дип атаган кешеләр яза. Профессордырмы алар, юмор яратучыдырмы, иң мөһиме, мондый мәгълүматларны рәсми урыннардан алырга кирәклеккә бер дәлил инде бу кадәресе. Хәер, кайсы рәсми, кайсы чын, кайсы ялган икәнен аеру барыбер кыенрак. Баш әйләнү, колак сызлау, тавыш бетү дә – җитди чирләр, сүз дә юк, әмма барысын да ковидка сылтау да дөрес түгелдер. Болай да инде башка чирләргә игътибар калмыйча, алар азды, артты.

Килешәм: ковид – без уйлаганнан да мәкерле чир. Билгеләре дә, нәтиҗәләре дә күп һәм төрле. Әнә, бер танышым үзенең авырганын да белмәде. «Бер чорда аз-маз тәм югалткан кебек булган идем, мин аңа игътибар да итмәдем. Ә берничә айдан күп ризыктан тәмсез һәм бертөсле ис килә башлады. Бишенче аем инде ит, сөт, йомырка ашый алмыйм, менә соңгы вакытта гына бу ис бераз кими башлады», – ди. Ә икенче берәү (шулай ук авырганын белми калган): «Башта бөтен нәрсәдән дә тәмәке исе килде, өйдә тарткан кеше дә, тәмәке дә юк, үләм дип торам дигән идем, анысы уңайрак ис булган икән әле, соңыннан бөтен җирдә хлорка исе килә башлады, менә анысы бик яман булды, бер айлап газаплангач, үзе бетте тагын», – дип сөйләгән иде.

Бер чорда районда ковид нык чигенде. Безнең якларда авыручылар да калмады кебек. Әмма кинәт моңарчы авыручылар булмаган авылларда дөртләп кабынды ул һәм тагын барыбызны куркуга салырлык дәрәҗәдә таралды. Ваемсызлык та сәбәпче булды, ахры.

– Бер көнне танышым белән машинада янәшә утырып кайттык, икебездә дә битлек юк иде, юл буе сөйләшеп кайттык. Төшкәч, бу миңа әйтә, миңа бик якын килмә, безнең өйдәгеләр авырый, тестлары уңай кайтты, ди. Егылып китә яздым. Кайткач юындым-юындым… Бу авыруның ни икәнен беләм, үзем теге чакта җиңелчә авырсам да, ирем бик нык чирләде. Көч-хәл белән терелде. Кешенең ваемсызлыгына шаккатам. Хәзер теге чактагы кебек бөтен гаиләне карантинга утыртмыйлар микәнни? – дип әрнеп сөйләгән иде. Тестым уңай булса да, мин авырмыйм бит, дип урамда йөрүчеләр дә, битлеккә калгач кына сакланып булмый инде ул, диючеләр дә шактый. Җавапсызлык кына да түгелдер бу кадәресе.

…Бу арада тагын уйланам. 60 хуҗалыклы авылыбызда бер-бер артлы тагын ике кеше шушы авырудан  китеп барды. Дөрес, берсен Чаллыдан алып кайтып җирләделәр, икенчесе, өендә атна буе эче китеп җәфалангач,  йогышлы авырулар хастаханәсе аша әйләнеп, «кызыл зона»га эләкте. Һәм шуннан чыга алмады… Хәзер инде мин башкача уйланам: бу чир безгә нәрсә өчендер җибәрелгән бит, дим. Бер кешедә дә җан тынычлыгы калмады. Үз күләгәсеннән башканы күрмәсен өченме әллә дигән вәсвәсәле уйлар да килеп китә…

Нишләттең син безне, ковид…

Гөлсинә Хәбибуллина

Ватаным Татарстан

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru