Бала әти-әнисе белән ничә яшькә кадәр йоклый ала?

В Балтаси

Хәзерге педагог һәм психологлар, инде бер яшьтән балалар әти-әниләреннән аерым йокларга тиеш, дигән фикердә.

Әлеге сорауга мөселман галимнәре мондый җавап биргән: “Ун яшь тулуга балалар әти-әниләреннән һәм абый-эне, апа-сеңелләреннән аерым йокларга тиеш. Малайларга — малайлар белән һәм кызларга кызлар белән дә йоклау катгый тыела” (“Фәтәва Нәвәви, 215 б).

Ә хәзерге педагог һәм психологлар, инде бер яшьтән балалар әти-әниләреннән аерым йокларга тиеш, дигән фикердә.

Әмма сөннәттә билгеләнгән чикләр һәм кагыйдәләр, һичшиксез, хатасыз һәм иң хәерле булып торалар. Шуңа күрә, балалар ун яшькә җиткәч, әти-әниләреннән аерым, үзләре генә, үз урыннарында йокларга тиеш.

Алда язып үтелгәнчә, малайларның — малайлар белән, кызларның кызлар белән йоклавы да тыела, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Кызыл таң

Реклама

baltasi.ru