Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Зәй тирәсендә булган.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстанда фура белән азык-төлек төягән «ГАЗель»ның кара-каршы бәрелешүен шаһитлар видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.
Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Зәй тирәсендә булган. Видеода җимерелгән «ГАЗель» машинасы торуы күренә. Көчле бәрелешү аркасында автомобильнең кузовы җәнчелеп беткән. Асфальтта азык-төлек әрҗәләре таралып ята. Шулай ук юл кырыена төшеп киткән фура да күренә.
[embedded content]
Фото: скриншот видео из соцсетей