Халык синоптигы: “Табигать саташты”

В Балтаси

Җылы көтә-көтә салкын көзгә кереп барабыз. Сентябрьдәге “Әбиләр чуагы” да булмый калды быел.

Әмма Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әле җылы көннәр алда булачак, дип ышандыра.

– Быел сыерчык буранын күпме көттем. Булмады. Аннан соң шомырт суыгы да булмады. Инде балан суыгы да булмады. Аптыраган идем мин бу хәлгә. Күзәтүләрем буенча июнь аенда явым-төшем күп булырга тиеш иде. Монысының да киресен күзәттек. Табигать саташты, – ди Әмир абый. – Сентябрь белән октябрьнең урыннары буталды. Әле яфраклар яңа саргая башлады. “Әбиләр чуагы” булачак әле. Ул 4-5 көн дәвам итәчәк.

Әмир Шәрәфиев авылларына урман күгәрченнәре килүен дә күзәткән.

– Саташуның тагын бер галәмәте инде бу. Бездәге күгәрченнәр шәһәргә китеп бетте, урманныкылар авылга күчте. Табигатьнең кыланмышларын аңлап булмый. Хәерлесен юрыйк,– ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Фото: баш мөхәррир

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru