СМӘЕЛДӘ ФАП АЧЫЛДЫ 🏥🩺👏🏼 (+фото)

В Балтаси

Бүген Смәел авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды 🥳

Тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, районның баш табибы Газинур Дәүлиев катнашты.

— Республика программасы нигезендә әлеге сәламәтлек биналарының ачылуы буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Менә бүген Смәел авылында да яңа ФАП сафка басты. Иң мөһиме – ул халыкка тиешле хезмәт күрсәтсен. Шулай да бирегә авырып азрак килсәгез иде, – дигән теләкләрен ирештерде Рамил Нотфуллин үз чыгышында 🙏🏼

Реклама

Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән 🔥

Символик кызыл тасма киселгәч, барысы да пунктның эченә үттеләр, андагы уңайлыкларны күреп, бик сөенделәр 😍👍🏼

https://www.instagram.com/p/CUANomSNCWQ/?utm_medium=copy_link

Фото: баш мөхәррир

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru