Закон балалар ягында

В Балтаси

Россиядә мировой судлар 20 ел элек булдырылды. 2000 ел азагында Татарстан Дәүләт Советы 103 җәмәгать судьясы билгеләгән иде, хәзер республикада аларның саны 190га җитте һәм барлык административ, гражданлык, җинаять эшләренең 66% ы шушы хөкем органнарында карала. Һәм гади халыкның законлы хокукларын, мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән мөһим карарлар кабул ителә.

Мировой судның ике участогы Балтач районында эшли. Әлбәттә, авыр җинаятьләр каралмый аларда, ләкин гыйбрәтле һәм сабаклы очраклар еш тикшерелә. Бигрәк тә гаилә әгъзалары, балаларга карата рәхимсезлек күрсәтүчеләр, аларны тәрбияләү, тәэмин итүгә тиешенчә карамаучылар эшләре зур урын алып тора. Кызганычка каршы, күңелсез мисаллар күп.

Түбән Соснада яшәүче Айсылу һәм Ринат Таҗетдиновлар гади авыл гаиләсе кебек. Хатын-кыз “Сосна” җәмгыятендә бозаулар карый, ир заты да шул ук хуҗалыкта төрле эшләр башкаручы булып санала. Эшли дип әйтерлек түгел, чөнки эчкече ир-атның эшкә чыкмый калган чаклары да, анда салмыш килеш йөргән вакытлары күп. Моңа 1973 елгы Р.Таҗетдиновның исерек чакта дуамал вә бәйләнчек икәнен өстәсәк өч балалы гаиләнең тыныч булмавы аңлашылыр. Ринатның ышанычсыз ата буларак полициянең балигъ булмаганнар эшләре инспекциясендә иәсптә торуын, эш һәм яшәү урыннарында тискәре бәяләнүен дә әйтеп үтик.

Үтерү белән янау дигән җинаяте өчен беренче хөкемен 2019 елның июнендә ала ул. Исерек килеш котырынып китеп әтәчләнүдән узмыйча, чынлыкта, берәүгә дә зыян-зәүрәт күрсәтмәгән ир-атка мировой суд мәрхәмәтле җәза бирә, ягъни 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгели. Ләкин сәрхүш ошбу хөкемне дә үтәргә теләмәгәч яңадан суд каршына бастырыла һәм 24 көнгә колоние-поселениегә җибәрелә. Анда киткәнче тагын шундый ук җинаять кылып өлгерә, димәк, “кунактан” кайтуына ун көн дигәндә шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ошбу җәза хәләл җефетен үтерәм дип куркытып буарга керешкән өчен бирелә. Ләкин аны тагын бер хөкем көтә, чөнки әлеге эш судта каралган көннәрдә Р.Таҗетдинов исерек килеш ишегалдында хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән хатыны һәм кече кызы Талияга (балигъ булмаганнарның исемнәре үзгәртелә) бәйләнә, 5 нче сыйныфта укучы бала кулындагы сәнәкне тартып алып икесен дә куркуга сала. Бу юлы ул ике кешегә үтерү белән янауда гаепле дип табыла һәм бер ел ярымлы шартлы хөкемгә лаеклы дип табыла.

Шулай итеп Таҗетдинов 2019 елда 119 нчы маддә буенча өч тапкыр хөкем ителеп Балтач яклары өчен үзенчәлекле рекорд куя. Шуннан соң бер елга якын тавыш-тыны ишетелми аның, ягъни вак тәртипсезлекләре өчен административ җаваплылыкка тартылгаласа да, хәтәр гамәлләр кылмый. Өйдәгеләр моны олы малай үсеп җитү белән аңлаталар, буй җиткән егет булганда әти кеше артыгын кыланмый башлады диләр.Ләкин узган ел ноябрь аенда Рамил армия хезмәтенә китә, ә декабрьдә гаилә башлыгы пычаклы кәмит күрсәтеп куя.

Балигъ булмаган кызлары күрше райондагы көллияттә укый, әлбәттә, ял көннәрендә туган өенә кайта һәм котылгысыз рәвештә исерек ата белән очраша. 19 декабрьдә сеңлесе, әнисе белән өйдә була ул, кухняда үзе генә чакта теге юньсез кайтып керә дә кунак кызга җикеренергә керешә һәм кулына пычак ала. Куркынган кыз кычкырганны ишетеп йөгереп чыккан хуҗабикә коралсызландыра сәрхүшне. Шул рәвешле,17 яшьлек кызына үтерү белән янаган атага карата дүртенче эш кузгатыла. Быел февраль аенда узган хөкем утырышларында Р.Таҗетдинов ул көнне бер литр аракы эчтем, бернәрсә дә хәтерләмим дип гаебен танымый. Ләкин хөкемдарга исерек чагында андый гадәте булуын белдерә, чынлыкта кызына карата да шундый явызлык кылу мөмкинлегем бар дип әйтә.

Өчтән ары – көч, дигән әйтемдәгечә дүртенче хөкем мондый җинаять өчен кырыс була, ягъни мировой суд аны бер ел да 7 айга гомуми режимлы колониягә озатырга булды. Р.Таҗетдиновның үтәлеп бетмәгән шартлы хөкеме төп рольне уйнады. Тикшерү барышында Р.Таҗетдиновка психиатрик экспертиза да үткәрелә. Белгечләр олигофрения дигән җиңелчә чире булган ир-ат явызлыклары башлыча эчкечелек нәтиҗәсе дип белдерәләр.

Хәмер дигән золым аркасында килеп чыккан охшаш эшләр еш карала судта. 1985 елгы Руслан Рөстәмов соңгы вакытта Югары Ушмада Светлана Ядыкова белән тора. Башы эчүдән бушамый торган чит ир белән аның 15 яшьлек малае арасында мөнәсәбәтләр киеренке була. 13 гыйнварда гадәттәгечә лаякыл кайткан ирне куып чыгарырга керешә яшүсмер.Тегесе балта тотып котырынырга тотына, аны хатын-кыз коралсызландыра. Рөстәмов Карадугандагы туганнарына китә.

Светлананың әйтүенә караганда, полициягә хәбәр итми, үзбәк кешесе башка килеп йөрмәс дип уйный. Ләкин бер атнадан урамда очрашып әйткәләшкәч, полициягә гариза яза, ир-ат гамәлләре үтерү белән янау дип бәяләнә. Р.Рөстәмов судта гаебен таныды һәм 22 апрельдә 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителде.

Суд утырышларында балаларга карата кылынган җинаять эшләрен караганда ата-ана ваемсызлыгы гына түгел, рәхимсезлеге турында еш ишетергә туры килә.Кечкенә балаларына тиешле тәрбия күрсәтмәгән өчен хөкем ителгән 1986 елгы Екатерина Чушкина эш шундыйлардан.

Чушкина Екатерина Сергей Удодов белән 2014 елдан бирле бергэ яши. Аның белән тора башлаганда башка ирдән тапкан өч яшьлек малае була, бер елдан уртак кызлары туа. Шуннан соң Балтачта вакытлы фатирларда көн күргән гаилә Олы Лызида ана капиталы акчасына бер иске йорт ала. 2017 елда тагын бер кызлары дөньяга килә. Ир кешенең балаларга ата икәне рәсмиләштерелми, хатын-кыз ялгыз ана булып санала, димәк дәүләттән пособиеләр ала, аның әйтүенә караганда, гаилә шул акча һәм Удодовның хезмәт хакы хисабына гомер итә. Эчкече ирнең очраклы эшләргә йөреп тапкан кереме мәгълүм хаҗәтләргә китеп бара. Эчү ягыннан хатын-кыз да кимен куймый, димәк, гаилә юклык – мохтаҗлыкта яши.

Реклама

Е.Чушкина юньсез ана буларак полициядә 2016 елдан бирле исәптә тора, 2018 елда җинаять җаваплылыгына тартылып мировой суд тарафыннан 5 мең сум штраф салына, шул елны эчкечелектән дәваланып кайта, ләкин 7-8 айдан тагын йөгәннән ычкына. Сергей да наркология диспансерында ятып чыга, ике айдан тагын эчүгә сабыша. Сәрхүш хатын балаларын ачлы-туклы тотуын, исерек булганга ашарга керешмәвен, дарулар бирергә дә онытуын, ягъни аларның коточкыч шартларда яшәтүен үзе дә әйтеп тора. Мисалга авылдагы балалар бакчасына йөри башлаган уртанчы кызның алдан педикулез белән чирләвен әйтеп үтү дә җитәр.

Аларга С. Удодовның шул авылның икенче өлешендә яшәүче әнисе Л.Габдулхаева ярдәм итәргә тырыша. Бу җәһәттән, авыл фельдшеры Людмила Кузьмина мәрхәмәтлелекләрен әйтеп үтәргә кирәк. Полиция белән даими хәбәрләшеп тора ул, балаларны яклап сәрхүшләр белән чынлап торып көрәш алып бара дияргә була, өйдә ызгыш купканда исерек ирне куып чыгарып әнисе янына озатырга да күп алмый. Екатерина исә сөйгән ярын яңадан кертә. Салкын февраль кичләренең берсендә исерекләрдән качып олы малай килеп керә аның өенә. Игелекле ханым шунда ук тегеләр янына йөгерә һәм кыска күлмәк-ыштанлы яланаяклы ике кечкенә кызны суык өйалдында очрата. Ана кеше исә исерек идем, утырган урынымнан кузгала алмадым, балаларны шуңа күрә алып кермәдем дип аклана. Ә чит ханым аларны өенә алып кайта, ашатып-эчертеп йокларга яткыра.

Берничә көннән Е.Чушкина йортына полиция хезмәткәрләре тикшерү белән килә һәм искитмәле хәлләргә тап була. Ирле-хатынлылар лаякыл исерек, пычрак киемле өч бала идәнгә чәчелгән икмәк кисәкләрен җыеп ашап йөри, өйдә һава җитми, чөнки утын булмаганга мич ягылмый, бүлмәне газ плитәсе духовкасы җылыта. Шул ук көнне монда прокуратура, опека бүлеге хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре һәм башка күп кенә җаваплы кешеләр җыела һәм балалар тормышы куркыныч астында дип табыла. Мәсәлән, газдан янгын чыгу мөмкинлеге зур һәм, гомумән, исерекләрдән барысын да көтеп була бит. Ул кичтә өч бала әбиләре Л.Габдулхаева янына илтелә, икенче көнне сырхауханәгә салына, аннан соң иң кечкенәсе Казандагы “Малютка” сабыйлар йортына, ә калган икесе Байлар Сабасындагы балалар йортына озатыла.

Тикшерү барышында бичара балаларның барысында да биниһая күп авырулар, хәтта йөрәк, үпкә чирләре булу, аларның буй, гәүдә авырлыгы буенча гына түгел, акыл, аң үсеше ягыннан да яшьтәшләреннән шактый калышуы беленә һәм балалар күбесенчә яшәү шартлары начар булу, тиешле тәрбия җитмәү нәтиҗәсе дип санала. Аларны шул хәлгә төшергән законлы анага карата җинаять эше кузгатыла.

Жэмэгать судында, (2019 елдан район судында) балигъ булмаган балаларны матди яктан тәэмин итмәүчеләр, гадиләштереп әйтсәк, алимент түләмәүчеләргә карата 157 нче маддә буенча кузгатылган җинаять эшләре әледән-әлекаралып тора. Март аенда Балтачта 1974 елгы Бәхтияр Ашуровка хөкем чыгарылды.

Таҗикстан кешесе Б.Ашуров Татарстанга эшкә 22 яшьлек вакытыннан бирле килеп-китеп йөри, башта,Чистайда тора. Үз илендә хатыны һәм өч баласы бар аның. 2009 елда хатыны балаларын алып, шул исәптән, бер яшьлек кызын күтәреп Чистайга килә. Ләкин ул чакта ир кешенең Балтач районының Чепья авылында яңа гаиләсе, ягъни язылышмаган хатыны,бер баласы була, Соңрак тагын икәү туа. Бу хакта мәгълүм булгач та беренче гаилә таркала, өч елдан Бәхтияр Таҗикстанда туган балаларына карата ата хокукыннан мәхрүм ителә, тагын бер елдан алимент түләмәгән өчен Балтачтагы жэмэгать суды тарафыннан 1 елга төзәтү эшләренә хөкем ителә. Ләкин чынлыкта балаларына матди ярдәм күрсәтми, өлкәннәренә 18 яшь тулгач та, 12 яшьлек кызына алимент түләми. Ул гына да түгел, алар белән аралашмый һәм, әлбәттә, хатынын гаепли. Алиментлар буенча гомуми бурычы 670 мең сум аның, суд аны бер елга төзәтү эшләренә хөкем итте.

Чепьяда яшәүче 41 яшьлек С.Степанов акыл ягыннан кимчелекле дип психиатрда, эчкече буларак наркологта исәптә тора. 2001 елда бер балалы Людмила атлы хатын белән кавышалар да, 2003-2006 елларда өч бала тудыралар, 2012 елда туган дүртенче кыз балалары сабый чакта үлеп китә.

2017 елда икесе дә тәмам сәрхүшлеккә чыккач балаларына хокукларыннан мәхрүм ителәләр, Сергей ике малай һәм бер кызының һәрберсенә ай саен 4 мең сум күләмендә (яшәү минимумының 46%ы) алимент түләргә тиеш була. Балаларны бертуган апасы үз тәрбиясенә ала.

Әлбәттә сәрхүш бу кадәр акча эшли алмый. 2018 елда аңа шартлы хөкем бирелә, 2019 елда 15 тәүлеккә ябып куела, узган ел азагында җинаять эше кузгатыла һәм алимент түләмәүче С.Степановка быел биш айлык төзәтү эшләре билгеләнде.

Әлеге мисаллар барысы да балалар мәнфәгатьләрен саклау законнарының эшләвен күрсәтәләр.

Фәрит ШӘРИФУЛЛИН

Балтач районы 2 нче участок җәмәгать судьясы

Фото: pixabay.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru