Рафил Шәймөхәммәтов: “Тавыш бирүебез безнең файдага булсын!”

В Балтаси

Бүген Балтачта Дәүләт Думасына сайлаулар башланды.

Балтачта иртәнге сигез сәгатьтә барлык участок сайлау комиссияләре ишекләрен ачты һәм беренче тавыш бирүчеләрне (сайлаучыларны) кабул итте. “Факел” клубында урнашкан 1092нче номерлы сайлау участогы да иртәнге сигез сәгатьтә эшли башлады.Тавыш бирү санитария-эпидемиология таләпләре төгәл үтәлгән шартларда бара. Сайлау участогына килүчеләрнең иң элек тән температурасы үлчәнелә, битлек һәм бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар бирелә.

– Тавыш бирүебез безнең файдага булсын дип, сайлау участогына зур өметләр белән килдек. Шунысы мөһим, саклык чаралары да төгәл үтәлә, – ди беренчеләрдән булып тавыш бирүче район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов.

Фото: автор

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru