Бер чишмә бар.., кемдер аны тәрбияләп тора

В Балтаси

Әлеге чишмәгә кеше күп йөри, барган һәркем уңайлылыкларга куана, рәхмәтләр әйтә.

Балтач бистәсенең Кол Шәриф, Сорнай урамнары башыннан тау астыннан чыккан чишмәгә юл бара. Чишмәгә барып җитәр өчен агачлыклар аша үтәргә, таудан аска төшәргә, шул тирәләр салган күпер аша чыгарга кирәк. Юл хәйран озын.

Менә шул сукмакны быел кемдер төзекләндерде (кем икәнлеген сорашып та белеп булмады, белүчеләр булса, комментарий итеп язарсыз): юлларын түшәде, ике як тау битенә дә баскычлар ясады, таудан менгәч ял итәргә эскәмия куйды. Алланың рәхмәте булсын бу игелекле кешегә, бәлки игелекле бәндәләргә дип әйтү кирәктер.

Әлеге чишмәгә кеше күп йөри, барган һәркем уңайлылыкларга куана, рәхмәтләр әйтә.

Фото: автор

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru