Республикада "Абилимпикс" – 2021 V төбәк чемпионаты башлана

В Балтаси

Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” – 2021 V төбәк чемпионаты старт ала.

2021 елның 15-29 сентябрендә Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» V төбәк чемпионаты узачак.

75 компетенция буенча ярышлар Казан, Яр Чаллы, Арча, Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Болгар шәһәрләрендә урнашкан 33 мәйданчыкта узачак. Ярыш мәйданчыклары сыйфатында 33 һөнәри белем бирү оешмасы чыгыш ясаячак.

Ярышларда катнашучыларның яше -14 тән алып 65кә кадәр. Алар өч категориядә чыгыш ясый: “мәктәп укучылары”, “студентлар”, “белгечләр”. Быел «Абилимпикс» төбәк чемпионатында 900 дән артык кеше катнашачак, аларның 280нән артыгы – «мәктәп укучысы» һәм «белгеч» категориясендә. Калган катнашучылар – республиканың көллият һәм югары уку йортлары студентлары. Конкурс биремнәренең үтәлешен бәяләү өчен 600дән артык эксперт җәлеп ителәчәк. Аларның һәркайсы Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында эшли торган «Абилимпикс» экспертларны әзерләү төбәк үзәгендә махсус әзерлек узган. Техникум базасында шулай ук «Абилимпикс» волонтерлык үзәге дә бар, ул 350 «Абилимпикс» волонтерын әзерләүне тәэмин итте, алар ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итәчәк.

Региональ чемпионатта җиңүчеләр агымдагы елның 4-17 октябрендә узачак сайлап алу ярышларында катнаша һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2021 елның 16-18 ноябрендә Мәскәүдә узачак сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VII илкүләм чемпионатта катнашу хокукына ия булачак.

«Абилимпикс» хәрәкәтенең төп бурычы – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидларны уңышлы социальләштерү, һөнәри яктан мөмкинлекләрен тормышка ашыру аларны эшкә урнаштыру, төбәк чемпионаты кысаларында повар эше, маляр эше, зәркән эше, ландшафт дизайны, электромонтаж, шулай ук яңа, перспективалы-фермерлык, флористика, визаж, карвинг, персонажлар дизайны, анимация, электропривод һәм автоматика, полимер материаллардан эшләнмәләр ясау һ. б өлкәсендә үз һөнәри осталыкларын күрсәтү.

Узган елдагы кебек үк, Казан сәүдә-икътисад техникумы (12 компетенция), кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте (Казан), Яр Чаллы педагогика көллияте (5 компетенция) базасындагы мәйданчыклар аеруча күп булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Абилимпикс» хәрәкәте Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2017 елдан башлап актив үсә. Аның төп максаты булып социаль адаптация, һөнәри белем алуга мотивацияне арттыру һәм инвалидлыклары яки сәламәтлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү тора. Татарстанда хәрәкәтнең региональ операторы – “һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” АКБО.

Реклама

График проведения республиканского этапа VII Национального чемпионата по профессиональному мастерству

среди инвалидов и лиц с ограниченными возможностями здоровья «Абилимпикс» в Республике Татарстан в 2021 году

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru