Норма мәктәбе укучылары Шушма буен җыештырган (+фото)

В Балтаси

Кемдер пычрата, кемдер җыештыра. Кайчакта балаларга да кеше пычрагын җыярга туры килә.

Бу көннәрдә Бөтенрәсәй күләмендә шимбә өмәсе булды, кайбер оешма-предприятиеләр, шул исәптән балалар да Шушма тирәләрен җыештырды. Норма мәктәбе укучылары да күпер тирәсендә эшләде, бик күп чүп җыйдылар алар.

11 сентябрдә үткән “Рәсәй суы” акциясенә дә әнә шул рәвештә кушылдылар. Рәхмәт сезгә, яшь экологлар!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru